tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның 20 нче гимназиясе педагоглары экспертлар белән туган телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Казанның 20 нче гимназиясе педагоглары экспертлар белән туган телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Казанның 20 нче гимназиясе педагоглары экспертлар белән туган телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

27 нче октябрьдә Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрдә иң яхшы  укыту тәҗрибәсе” гранты кысаларында мәктәпнең гамәли эшенә бәя бирү максатында эксперт комиссиясе эшләде. Экспертлар   гимназиядә үткәрелгән дәресләрне карадылар, инновацион проект, методик, ата-аналар белән эш, дәреслекләр һәм педагогик кадрлар белән тәэмин ителешне анализлап, сыйныфтан тыш чаралар, дәрестән тыш эшчәнлек  белән таныштылар.

“Музей педагогикасына нигезләнеп укучыларда культурологик компетенцияләр формалаштыру”  инновацион проект кысаларында бүгенге көндә гимназиядә  5 музей эшли: “Алиш эзләреннән”, “Мәңгелек хәтер”, “Иске татар бистәсе”, “Хәйрия”, “Милли мирас”. Гимназиянең  инновацион эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләрен: “Тулы көн мәктәбе“, “Күңелле тәнәфес”, “Калфак ясау серләре”, “Экскурсоводлар мәктәбе” проектларын анализладылар. Укучылар белән әңгәмә кордылар, укытучыларның авторлык программалары белән таныштылар. Аеруча  Г.М.Фәхретдинова “Татар әдәбияты” дәреслеге авторы, җыр укытучысы Г.Т.Урманчеева “Курай”  программасы, тарих укытучылары Э.М.Фәрхетдинова, И.М. Фәрхетдинов “Мәктәп-музей” авторлык программаларына югары бәя бирелде. Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университетының республика  мөгалимнәрнең стажировка үтү мәйданчыгы булып тора. Соңгы 3 елда биредә  22 гамәли-семинар уздырылды. Гимназия үзенең эш тәҗрибәсен   бөтен Россия күләмендә  дә тарата. Алар Якутия  (Саха) Республикасы, Төмән шәһәреннән, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре мәктәпләре укытучыларын кабул итә.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*