tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равия Йосыпова Бөтенроссия конкурсында сынатмады
Равия Йосыпова Бөтенроссия конкурсында сынатмады

Равия Йосыпова Бөтенроссия конкурсында сынатмады

Мәркәзебез Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Ульяновск өлкәсе вәкиле – Карсун районы Нугай иле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Равия Кддус кызы Йосыпова да катнашты.

– Конкурста миңа илебезнең унике төбәгеннән – Төмән, Свердловск, Самара, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Марий-Эл республикаларыннан килгән педагоглар белән танышырга насыйп итте. Алар барысы да эшләренә иҗади якын килә белүче, хезмәтләрен чын ихластан яратучы педагоглар. Әлеге бәйге миңа гыйлемемне системага салу, уку-укыту методикалары һәм педагогикага яңа карашлар белән танышу мөмкинлеге бирде. Бөтенроссия конкурсы – ул, беренче чиратта, квалификацияне күтәрү, белемне камилләштерү, педагогик тәҗрибә белән алмашу һәм фикердәшләр белән рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге.

Казанның 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә узган конкурста һәр укытучы ачык дәрес – мастер-класс күрсәтте. Миңа 5 класста бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнү буенча ачык дәрес үткәрергә туры килде. Дәрестә төрле ысуллар һәм технологияләр кулланырга тырыштым, шуңа да балалар зур активлык күрсәттеләр.

Ә мастер-классым ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеге темасына багышланган иде. Бу юлы инде парта артына балалар урынына укытучылар утырдылар. Алар алдында 20 минут эчендә тәкъдим ителгән материалдан ТАССРның 100 еллыгына багышланган проект булдыру бурычы куелды. Мөгаллимәләр төрле группаларга бүленеп һәм бөтен иҗади осталыкларын эшкә җигеп, стенгазета, туристик маршрут һәм газета өчен мәкалә әзерләделәр,- дип сөйләде Равия Кддус кызы.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы рәвештә узган. Равия Кддус кызы Йосыпованы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

– Бөтенроссия конкурсы ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен педагогик остаханәгә, ягъни мастерскойга әверелде. Илебезнең барлык регионнарында да милләтебез, туган телебез язмышына битараф булмаган һәм җаваплылык хисе тоеп эш итүче укытучылар хезмәт итә һәм бу бәйге профессиональ җәмәгатьчелекне берләштерергә ярдәм итә. Алдагы көннәрдә коллегаларым белән тыгыз элемтәдә торырга, педагогик тәҗрибәм белән алмашып эшләргә ниятлим. Бүгенге көн укытучысы замана белән бергә атларга, үз эшендә инновацион технологияләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланырга, актив тормыш позициясенә ия булырга һәм һәрдаим иҗади эзләнүдә булырга тиеш,- дип өстәде Равия Йосыпова.

Р.НИГЪМӘТЛЕ,
Карсун районы. Ульяновск өлкәсе
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*