tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак
Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак

Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак

29 апрель көнне, сәгать 18.00дә, Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана.

Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак. Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз, – дип хәбәр итә Г. Кариев театрының матбугат хезмәте.

Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнашачак. Куелышның режиссеры – Эльдар Гатауллин. Хореограф – Елена Музеева.

Чара Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан Мэриясе ярдәме белән тормышка ашыра.

Керү ирекле.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*