tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә концерт узды
Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә концерт узды

Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә концерт узды

Татар мәдәнияте көннәрендә “Вернисаж» Винзили ял һәм мәдәният үзәгеннән артистлар Төмән районы Акъяр авылына концерт белән бардылар. Концертта “Ләйсән” фольклор студиясе, «Хәзинә», “Хуҗабикәләр” ансамбльләре (Т.Нәзметдинова, Муллаш авылы) һәм Винзили поселогыннан “Дуслык” клубы артистлары, Винира Нигъмәтуллина һәм Галина Почитенко матур чыгыш ясадылар.

Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бигрәк тә талантлы балалар башкаруында җырлар, биюләр ошады. “Хәзинә” һәм “Хуҗабикәләр”нең моңлы җырларын, Флюз Катаев (“Уфтанма”), Винира Нигъмәтуллина, Фәридә Брызгалова (“Очрашу”), Мөдәрис Әхтәмов башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар.

Концертны эчтәлекле, матур итеп Тәския Нәзметдинова белән Сәридә Хәлиуллина алып бардылар.

Ачилә Сагидуллинага, Акъяр клубы хезмәткәрләренә, татарларга гына хас булган җылылык белән каршы алганнары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, уңышлар һәм тыныч тормыш насыйп булсын.

Винира Нигъмәтуллина
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*