tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк
Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм рухы һәр йортка керсен һәм барлык милләттәшләребез дин кардәшләргә кушылып гает куанычын тоя алсын өчен, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

«Хозур» ТВ каналларында республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 20 июльдә иртәнге 2.30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак.  “ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» тамашачылары туры эфирга иртәнге 3.10 сәгатьтә кушыла алачак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.30-да мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.00-дә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин булачак. 20 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 09.00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*