tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үтте
Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үтте

Казанның “Миргазиян” мәчетендә Мәүлид ән-Нәби үтте

Рабигыль-әүвәл аеның 17-нче көнендә, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан Казанның “Миргазиян” мәчетендә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен махсус Мәүлид мәҗлесе узды. Әлеге чарага мәхәллә халкы, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, аксакаллар, иганәчеләр җыелды. Катнашучылар алдында хәзрәтләр Коръән укыды, касыйдәләр башкарды, вәгазьләр сөйләде. Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе, тормыш юлы, башка пәйгамбәрләрдән үзенчәлекләре, аңа булган хакларыбыз һ.б. хакында эчтәлекле чыгышлар яңгырады, Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең әһәмияте аңлатылды. Моннан тыш, әлеге Мәүлид ае уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мәчет имамы Габдерәүф хәзрәт Зәбировның тәбрикләү сүзләре кертелгән, Мәүлид хакында зур мәкалә басылган буклетлар таратылды. Мәүлидкә махсус кунак буларак яшь җырчы Динар Шәймәрданов чакырылды һәм ул татар халкында киң таралган мөнәҗәтләрне әйтте.

Татар һәм рус телләрендә “Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ” дип исемләнгән шигырь сөйләү бәйгесендә 50-гә якын бала катнашты. Конкурсны оештыру, үткәрү өчен Мәрьям ханым Зәбирова күп көч куйды. Бер бала да бүләксез калмады, ә урын алучыларга киемнәр, уенчыклар, тәм-томнар һ.б. тапшырылды. Моннан тыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым викториналар үткәрелде, җиңүче хатын-кызларга яулыклар, фитнес үзәгенә сертификатлар, тәм-томнар, ә ир-атларга Габдерәүф хәзрәт Зәбировның ике томлык “Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” китабы бүләк итеп бирелде. Әлеге китап һәм Мәүлид ае буклеты “Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакыфы” ярдәме белән нәшер ителде. Мәүлид бәйрәмен оештыруга “С верой в будущее” хәйрия фонды, эшмәкәрләр ярдәм күрсәтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*