tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районы Олы Чакмак авылында “Милли таба ашлары” чарасы
Мөслим районы Олы Чакмак авылында “Милли таба ашлары” чарасы

Мөслим районы Олы Чакмак авылында “Милли таба ашлары” чарасы

Татар хатын – кызларының Мөслим районындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул “Милли таба ашлары” дип исемләнде.

Чара килен төшерү күренешеннән башланып китте. Бер дә юкка түгел, чөнки берничә көннән авылга гүзәл татар кызы килен булып төшәчәк. Әлеге күркәм йола яшь кәләшне каршылауда да чагылыш таба.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус, мари, башкорт милләт вәкилләре дә үзләренең күчтәнәчләре: милли таба ризыгы һәм җыр – бию алып килде.

Эльвира Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*