tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемеровода Шахтерлар сабан туе гөрләде
Кемеровода Шахтерлар сабан туе гөрләде

Кемеровода Шахтерлар сабан туе гөрләде

Бүген Кемерово шәһәрендә беренче тапкыр Халыкара шахтерлар сабан туе узды. Үзенчәлекле милли бәйрәм Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан үткәрелде.

Кузбасска Казахстаннан, Кыргызстаннан, Донбасстан, шулай ук, Россиянең Кемерово, Томск, Иркутск, Сахалин, Оренбург өлкәләреннән, Красноярск, Пермь, Камчатка крайларыннан, Алтай, Коми, Башкортстан республикаларыннан 200дән артык шахтёр килгән.
Сабантуйның рәсми өлеше Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилевның видеокотлавыннан башланып китте, соңрак сабантуй кунакларын Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләделәр.
Вячеслав Телегин үз чыгышында Губернатор йөкләмәсе буенча Шахтерлар сабан туен алга таба да һәр ел оештырылачагы турында искәртеп узды. Үз чыгышын тәмамлагач Губернатор урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны “Кузбассның 300 еллыгы” медале белән бүләкләде.
Шундый ук медальләр Кемерово өлкәсе мөфтие, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, күмер чыгару сәнәгате хезмәт ветераннары һәм эшчеләре Әкрам Гаттаров, Равил Шәйдуллин һәм Рөстәм Шәрәфетдиновка да тапшырылды.
Алга таба сүз Васил Шәйхразыевка бирелде, Премьер-министр урынбасары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү котлавын укып җиткерде. Милли Шура рәисе үз чыгышында Советлар Союзының елъязмасы хезмәт батырлыклары белән язылган булуын һәм анда Совет иле халыкларының, шул исәптән татарларның да керткән өлеше зур булуын ассызыклады. “Бу беренче чиратта безнең тарих, Шахтерлар сабан туе ветераннарыбыз парады белән башлануы аеруча да шатлыклы вакыйга, чөнки әлеге хезмәт батырлары үз җилкәләрендә бәхет һәм иминлек, киләсе көнгә ышаныч алып килгән кешеләр. Хәзерге буын сезнең белән горурлана һәм чиксез рәхмәтләрен җиткерә”, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында.
Алга таба Милли Шура рәисе Пермь шәһәренең Милли-мәдәни мохтарияте рәисе, РФ атказанган шахтеры Данир Закировка, Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, “Березовский рудник” җәмгыяте генераль директоры Фәрит Нәбиуллинга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медальләрен тапшырды, Татарстан Президенты Рәхмәте белән Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе әгъзасы Евгений Нургалиевны, Прокопьевск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Наил Хисматуллинны бүләкләде, шулай ук Милли Шура рәисе актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен дә тапшырды.

Булат Ибраһимов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*