tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара Шахтерлар Сабан Туенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов Батыр исеменә лаек булды
Халыкара Шахтерлар Сабан Туенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов Батыр исеменә лаек  булды

Халыкара Шахтерлар Сабан Туенда Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов Батыр исеменә лаек булды

Бүген Кемерово шәһәрендә Халыкара Шахтерлар Сабан Туе уткәрелде. Кузбасска чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 200дән артык шахтёр чакырылган иде.

Милли бәйрәмебез кысаларында биредә төрле өлкәләрдән килгән батырлар көч сынаштылар. Абсолют батыр исеменә Чаллыдан килгән 25 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды.

Төрле категорияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырдылар.

“Сабан Туе бик ошады, алдагы елларда да мондый бәйрәмнәр үткәрелеп торуын телим. Мин үзем көрәш белән беренче сыйныфтан ук шөгыльләнәм, барлык көрәшчеләргә дә тырыш һәм батыр булырга киңәш итәм, – диде Ранис Гыйләҗетдинов.

Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләге – машина, һәм татар халкының борынгы гадәтенчә, тәкә бүләк ителде.

 

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*