tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак
КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак

КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак

Казан федераль университетында теләгән һәркем өчен татар теленнән түләүсез курслар уздырыла башлый. Дәресләр февраль ахырында башлана.

«Бүгенге көндә 900дән артык гариза килде, шуларның 600е — Казаннан, калганнары Чаллы, Алабуга һ.б. төбәкләрдән язылганнар бар. Курсларга теркәлү әле дә дәвам итә. Татар теленнән курсларга йөрергә теләүчеләр өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 25 февраль 18:00дә җыелыш узачак», — диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның сүзләренчә, әлегә кадәр курслар Казанда гына үткәрелгән булса, быел КФУның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге филиалларында да оештырыла. «Курслар елына бер генә тапкыр үткәрелгән булса, быел елына ике тапкыр: берсе — февральдән майга кадәр, икенчесе октябрьдән декабрьгә кадәр дәвам итәчәк», — диде директор.

Курслар башланганчы, укучыларның телне белү дәрәҗәсен ачыклаячаклар «Дәресләр өч дәрәҗәгә бүлеп укытылачак: башлангыч, урта (исәнләшү һәм кайбер фразаларны белүчеләр), һәм тел өлкәсендә белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен. Курсларның вакыты укучыларның йөрү мөмкинлеген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

«Бер төркем атнага ике тапкыр киләчәк, бер килгәндә өч сәгать укыячак. Барлыгы 72 сәгатьлек программа каралган», — дип ачыклык кертте татар теле курсларының җитәкчесе, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова

Курсларга Казан федераль университеты сайтында яки шушы сылтама аша теркәлергә мөмкин.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*