tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды оешуга 2 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды
«Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды оешуга 2 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

«Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды оешуга 2 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Кичә, җөмәдел-әүвәл аеның 7 көнендә (22 нче декабрьдә), Казанда Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды оешуга 2 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда танылган мөселман хәйриячеләре, эшкуарлар һәм хәзрәтләр: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, “Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Азат Гайнетдинов, «Киләчәккә ышаныч белән» фонды җитәкчесе Морат Әхмәров, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әгъзалары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, А. Вавилова, “Зәкят” хәйрия фондлары, Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе вәкилләре, Россиянең төрле төбәкләреннән меценатлар катнашты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды 2 ел эчендә хәйрия өлкәсендә 10нан артык юнәлешне үстергән. Фонд җитәкчесе Морат Әхмәров сүзләренә караганда, Фондның тарихы күпбалалы бер гаиләгә ярдәм итүдән башланып киткән. Шуннан соң бер төркем мөселман эшмәкәрләре РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршында Хәйрия фондын булдыру инициативасы белән чыккан.  Шулай итеп, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы һәм ярдәме белән, фонд үз эшчәнлеген 2018 елда башлап җибәргән. Эшнең башында фондка җәлеп ителгән акчаның айлык әйләнеше 70 000 сум булса, бүгенге көндә, мөселман меценатлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, фондка ай саен 2 000 000 сумга якын акча керә. Ике ел эшләү дәверендә Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды мохтаҗларга 13 млн.сумлык ярдәм күрсәтте.

Тулаем алганда, фонд эшчәнлеге, беренче чиратта, ислам мәгарифен үстерүгә юнәлдерелгән. «Яшьләр бистәсе» проекты фондның бизәге һәм горурлыгы булып тора: һәр атна саен РИИ студентлары һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшь хәзрәтләре 200 дән артык балага Ислам нигезләрен өйрәтү өчен Татарстанның 12 авылына чыгып китәләр. Фонд алга таба проектны киңәйтү һәм республиканың барлык торак пунктларын колачларга тели. Моннан тыш, фонд Казанның Госман ибн Аффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәгенә финанс яктан ярдәм күрсәтә, 15 мәчетне төзү һәм төзекләндерүдә материаль яктан булыша, ТР дини мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә, белем бирү программаларын һәм проектларын тормышка ашыруда матди ярдәм күрсәтә. Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды соңгы башлангычларының берсе Казан шәһәренең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентларына бәһасез бүләк ясавы белән бәйле. Аларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп чыгарган “Каләм Шариф. Перевод смыслов” мәгънәви тәрҗемәсе 210 данәдә бүләк ителде.

Республикабызның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәләре булдыру да фондның иң зур казанышларының берсе булып тора. Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, 2020 елның 16 ноябрендә бизнес-бергәлек белән очрашу вакытында аларны ачу башлангычы белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның ярдәменә иреште. Нәтиҗәдә Фонд гыйбадәт бүлмәләрен оештыруга, ремонтлауга һәм аларны тотуга финанс чыгымнарын үз өстенә алды. Бер гыйбадәт бүлмәсен төзекләндерү өчен уртача 100 000-нән 300 000-га сумга кадәр акча китә. Хәзерге вакытта гыйбадәт бүлмәләре «Караван», «Мега», «Сувар-плаза» сәүдә үзәгендә, Казан аэропортында эшли. Биналарны төзекләндерү эшләре «Тандем» сәүдә үзәгендә, Казан кооперация институтының 3 бинасында алып барыла.

Республика халкының мохтаҗ катламнарына, социаль һәм медицина учреждениеләренә ярдәм дә «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Шулай итеп, Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, МКДЦ, онкология диспансеры өчен фонд җиһазлар, реанимация караватлары сатып алды, ремонт ясады һәм эшләү өчен табибларга кабинетларны һ.б. әзерләп бирде. Моннан тыш, фонд, хәләл җәмәгать туклану урыннарының хуҗалары ярдәме белән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” һәм “Роналд Макдоналд йорты” белән тыгыз хезмәттәшлек итә, анда күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятимнәр, инвалид балалар, көчле авырулар белән интегүчеләр һәм башкалар өчен чаралар һәм хәйрия ашлары үткәрә. Шул ук вакытта ай саен «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды Казан шәһәре ветераннары йортына, Казан шәһәре Б.Шаһиди ур., 26, Симонов ур., 3 һәм Авангард ур., 58 адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы, Казан шәһәренең «Сәлах» мәчете каршындагы ишетү һәм күрү буенча инвалидлар җәмгыятьләренә 1600 порция кайнар ризык тарата. Моннан тыш, ай саен Татарстан Республикасы Координация советы составында фонд мохтаҗ 30 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшыра. Фонд шулай ук дәвалану, медицина ярдәме өчен түли, ялгыз аналарга, күп балалыларга, ялгыз өлкәннәргә, инвалид балаларга, көчле авырулар белән интегүче балаларга финанс ярдәме күрсәтә.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды әгъзалары «Игелек бүләк ит» проекты белән бергә Татарстан балалар йортларына да ярдәм итә. Финанс ярдәменнән тыш, мөселман эшмәкәрләре социаль ярдәм дә күрсәтә: ятим балалар, имин булмаган гаиләләрдәге балалар белән мавыктыргыч ял көннәре үткәрәләр.

“Өлкән яшьтәгеләрне кочаклап” – республиканың Картлар йортларына ярдәм итү фонды проекты. Ай саен, «Казан Әниләре» оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар гына күрсәтеп калмыйча, аларга бүләкләр дә бирәләр.

Фондның тагын бер юнәлеше – хуҗасыз хайваннар приютларына ярдәм итү. “Хайваннарга карата шәфкатьле булу” проекты кысаларында “Киләчәккә ышаныч белән” хәйрия фонды хайваннар өчен азык-төлек сатып алуда, дәвалауда һ.б. ярдәм күрсәтә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*