tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей булдыру хакында киңәшмә узды
Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей булдыру хакында киңәшмә узды

Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей булдыру хакында киңәшмә узды

Бүген,  23 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей булдыру хакында киңәшмә узды. Әлеге музейны булдыру эше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә башкарыла.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Шулай ук, утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис  Шакиров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских һәм башкалар катнашты.

Бүгенге киңәшмәдә Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей булдыру эше старт алды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*