tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивале апрель аенда уздырыла
Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивале апрель аенда уздырыла

Киләсе елга Казан халыкара мөселман киносы фестивале апрель аенда уздырыла

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале киләсе елга үзенең традицион датасыннан шактый алдарак – апрель аенда ук үткәреләчәк. Әлеге үзгәреш кинофестивальнең «Россия — Ислам дөньясы» Халыкара икътисадый саммит үткәрелү көннәренә туры килүенә бәйле. Бу хактагы мәгълүматны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова раслады.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале гамәлгә куелган көненнән бирле 5 – 11 сентябрьдә үткәрелә иде. Быел ул 4 сентябрьдә ачылып, 10 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар белән матбугат конференциясе оештырылды. Матбугат чарасында журналистларның сорауларына кинофорумның программа директоры Сергей Лаврентьев җавап бирде. Сергей Лаврентьев киләсе кинофорумга әзерләнергә бик аз вакыт биреләчәген билгеләп узды.

XIV Казан кинофестиваленә дөньяның 56 иленнән 967 гариза кабул ителгән. Шул исәптән, Татарстанда төшерелгән 30 кинокартина да кабул ителгән. Конкурс программасында дүрт төп номинация бар – тулы һәм кыска метражлы нәфис һәм документаль фильмнар. Шулай ук яшь кинематографистларның “Россия молодая”  конкурсы һәм республикада төшерелгән фильмнардан Милли конкурс гамәлгә куелган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*