tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ФОТОРЕПОРТАЖ: Габдулла Тукайның туган авылында “Мулла чишмәсе” ачылды
ФОТОРЕПОРТАЖ: Габдулла Тукайның туган авылында “Мулла чишмәсе” ачылды

ФОТОРЕПОРТАЖ: Габдулла Тукайның туган авылында “Мулла чишмәсе” ачылды

Бүген, 26 июль көнне, Арча районы Кушлавыч авылында тантаналы рәвештә “Мулла чишмәсе” ачылды.

Ачылу тантанасында “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре дә катнашты. Исегезгә төшерәбез, Арча районында оешма 25 июльдән 27 июльгә кадәр күчмә утырыш уздыра.

Чишмәне төзекләндерүдә эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Таттелеком” оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үз өлешен кертте.

“Мулла чишмәсе” – Кушлавыч авылындагы иң борынгы чишмәнең берсе. Кушлавыч авылы тарихы турындагы язмаларга караганда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай, туганнары һәм аның исеме белән бәйле билгеле шәхесләр бу чишмә суыннан авыз иткән. Шагыйрь 1984 елда Җаек шәһәренә әтисенең туганнары тәрбиясенә китәр алдыннан һәм 1907 елда солдатка каралырга кайткач, Габдулла Тукай бабасы хөрмәтенә аталган “Мулла чишмә”се суын әчеп, туган ягы белән саубуллашып китә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*