Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кимеләр кич утыра
Кимеләр кич утыра

Кимеләр кич утыра

Июль аеның соңгы ун көнлегендә Әтнә районы Күлле Киме авылы халкы кич утыра. Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы…- барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана.

Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Яшьләр кичке уен оештыра, анда да татар халкының җыр -биюләре дәвам итә. Йөзек салыш, шырпы салыш, Чия-чия уйный идек. Парлы биюләр бар иде. Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, Күлле Киме мәдәният хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарталар. Кич утыру өчен иң матур капка төбе сайлана.

Ә авылларда алар хәзер күп, гөлбакча ясыйлар.

– Соңгы утыру авылыбызнын югары оч урамында  Шакировлар гаиләсенең капка төбендә булды. Уен- көлке, җыр тынып тормады.Кунакчыл,киң куңелле кешеләр яши югары очта. Авыл халкы бу чараны яратып кабул итте. Тагын ике урам бар,  аларны да җыясым килә. Яңа талантлар ачыла.  Кыш көне урамнар бәйгесе оештыру өчен дә җирлек әзерләнә.  Яшүсмерләргә  дә  матур үрнәк. Тагын бер файдасы: өлкәннәрдән авыл тарихын ишетәбез, сүз уңаенда  менә шулай авыл тарихы барлана. Аның кешеләре белән танышабыз, – ди Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.

Сокланырлык бит. Үрнәк алсагыз да була.

Сүрия Мингатина,  http://atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*