tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мунчали укулары-2018
Мунчали укулары-2018

Мунчали укулары-2018

Чүпрәле районының Мунчали авылы дин кардәшләребезне үзенә чакырып ала.Быел 28 июльдә биредә җиденче мәртәбә “Мунчали укулары”зурлап уздырылды. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе елдагыча быел да бер төркем танылган дин әһелләре, галимнәр, язучылар, сәнгать осталарын туплап бәйрәмдә катнашырга алып килде. Алар арасында күренекле галим Фуат ага Галимуллин, Наил ага Таһиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, халкыбызның моңлы җырчылары Мингол абый Галиев, Илсаф,шагыйрь Рәмис Әймәт ,талантлы журналист Фәния Хуҗиәхмәтова да бар иде.

Көндезге намаздан соң «Мунчали укулары» башланып китте.

Мәйданга җыелган дин кардәшләребезне ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде.Килгән кунаклар үз чыгышларында “Мунчали укулары”ның динебез,туган телебез,гореф-гадәтләребезне саклауда тоткан урыны зур булуын билгеләп уздылар.Кунаклар өчен “Корбан ашлары”да әзерләнгән булуы бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.

Фәрид Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*