tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призына хоккей ярышы узды
Киров өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призына хоккей ярышы узды

Киров өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы призына хоккей ярышы узды

2023 елның 18 февралендә Киров өлкәсе Нократ аланы районы Урта Шөн авыл жирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Төбәкара ижтимагый оешмасы призына балалар арасында беренче алкалы хоккей ярышлары булып узды. Хоккей ярышын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Киров өлкәсе татарларының мәдәни мәгьрифәт ижтимагый оешмасы һәм Урта Шөн авыл жирлеге администрациясе оештырды. Ярышта биш команда катнашты: “Кинерь” Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр авыл жирлеге; “Торнадо”  Татарстан Республикасы Теләче районы; “Восток” Мари Эл Республикасы; “Спартаковец” Нократ Аланы Киров өлкәсе; “Викинги” Урта Шөн авыл жирлеге Киров өлкәсе.

Ярышларны тантаналы рәвештә Урта Шөн жирлеге рәисе Фәнис Гафиятулла улы Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов һәм Киров өлкәсе татарларының иҗтимагый оешмасы вәкиле Алмаз Рәуф улы Фәсхетдинов ачып жибәрделәр. Уеннар бик кызу барды, егетләр яшь булсалар да, бик ныклап уйнадылар. Тәнәфес вакытында уенчыларны һәм әти-әниләрен Урта Шөн урта белем бирү мәктәбе пешекчеләре һәм хезмәткәрләре төшке аш белән сыйладылар.

Уеннар нәтиҗәсе буенча иң яхшы һөжүмче булып Хазипов Магсуд “Викинги”, иң яхшы уенчы Пахомов Никита “Восток”, иң яхшы капкачы Газизов Салават “Торнадо”, иң яхшы сакчы итеп Головизнин Андрей “Спартаковец” танылды. Аларга оештыручылар исеменнән диплом һәм махсус кубоклар тапшырылды, шулай ук махсус бүләк белән бердәндер уенчы кыз бала “Кинерь” командасыннан Минибаева Зәринә бүләкләнде. Уеннар нәтижәсе буенча күчмә кубок, диплом, медальләр Урта Шөн авыл жирлеге командасына бирелде, икенче, өченче урынны “Восток” Мари Эл, “Торнадо” Теләче командалары бүлеште, аларга диплом һәм медальләр бирелде. Дүртенче һәм бишенче урынны “Спартаковец” Нократ Аланы Һәм “Кинерь” Арча районы командалары булеште, диплом белән буләкләнделәр. Болардан тыш һәр биш командага Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының махсус буләкләре – кәшәкәләр бирелде. Аерым зур рәхмәтләребезне уеннарны оештырып, алып барган  Курбанов Рәсил Мәхмут улы, Нурмухаметов Рәзил Рәшит улы, Фәсхетдинов Алмаз Рәуф улы, Давлятшин Ильнур Вакиф улы, Халимов Марсель Мөнир улына; уенчыларга, аларның тренерларына һәм тамашачыларга житкерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*