tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосы Казандагы тыңлаучылары өчен татарча «пятачок» оештырды
«Китап» радиосы Казандагы тыңлаучылары өчен татарча «пятачок» оештырды

«Китап» радиосы Казандагы тыңлаучылары өчен татарча «пятачок» оештырды

Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Китап» радиосы татарча «пятачок» уздырды.

«Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова сүзләренчә, әлеге кичә 40-50 яшьлек тыңлаучыларга багышлана.

«Китап» радиосының проектлары радионы популярлаштыруга юнәлтелгән. «Китап» – Татарстандагы иң яшь радиоларның берсе. Безне аудитория 16-17 яшьлекләрдән башлана һәм иң өлкән кешеләрне үз эченә ала. Без проектларны һәр буынга яраклаштырабыз. Җәй көне куелган концертлар нигездә яшьләр өчен эшләнелгән булса, бу проектны өлкән буынга багышладык. Пятачок хәзерге 40-50 яшьлек апа-абыйларның яшьлеге белән бәйле. Без шул пятачокларны яңартырга булдык», – дип сөйләде ул.

Башкарма продюсер сүзләренчә, мондый кичәләр Казанның башка мәдәният үзәкләрендә дә булачак.

Кичәнең төп кунагы Сәгыйть Гыйбашев булды. Ул «Син сөюдән чибәр», «Әниемнең туган көне бүген» һәм башка җырларын башкарды.

«Сәгыйть Гыйбашевны белмәгән кеше юк, аны безнең буын да, олылар да белә», – дип аңлатты Лилия Кадыйрова аны сайлауларын.

Пятачокка килгән Гөлчәчәк Гыймранова яшь вакытын искә алды.

«Мин үзем Питрәч районыннан. Казанда укыган вакытта пятачокларга йөри идем. Ул хәзерге филармония янында урамда була иде. Гармуннар белән егетләр, кызлар җыела иде. Бу кичә бик ошады, дәвамлы булсын. Бу бик кирәкле чара, халык күбрәк килсен иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичәне «Татар-информ» туры эфирда күрсәтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*