tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосының киләсе автомарафоны Чувашия һәм Түбән Новгородта булыр дип көтелә
«Китап» радиосының киләсе автомарафоны Чувашия һәм Түбән Новгородта булыр дип көтелә

«Китап» радиосының киләсе автомарафоны Чувашия һәм Түбән Новгородта булыр дип көтелә

«Китап» радиосы Башкортстан һәм Татарстан районнарында өч көн дәвамында урамда әдәби-музыкаль чыгышлар белән йөрде. Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов киләсе автомарафоннарның кайсы төбәкләрдә булачагын әйтте.

«Без нәтиҗәләр белән канәгать. Без бер дә курыкмыйча һәм борчылмыйча, Россиянең башка төбәгенә чыгып китә алабыз. Киләсе марафон якын арада булырмы, әйтеп булмый. Ул Чувашия һәм Түбән Новгород якларына планлаштырылды. Татарлар күпләп яшәгән авыллар һәм районнарга барырга җыенабыз», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.


Алмаз Миргаязов киләсе елга планлаштырылган маршрут турында да әйтте. «Ульяновск, Самара, Саратов, Әстерхан юллары буйлап Кырымга кадәр барырга исәп бар. Ул партнерларыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә булыр дип уйлыйбыз. Мондый турлар алга таба да булырга тиеш, чөнки ихтыяҗ бар», — дип сөйләде ул.

Радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова беренче марафонга нәтиҗә итеп: «Марафон бик яхшы узды, без канәгать. Дуслык күперен ныгыттык дип саныйм», — диде. Ул киләсе марафоннарга әзер булуын да әйтте.

Оештыручылар сүзләренчә, марафонның максаты — татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау. «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөреш радио өчен беренче тәҗрибә булды. Ул кичә тәмамланды.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*