tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: Һәркемнең халык санын алуда катнашуы мөһим
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: Һәркемнең халык санын алуда катнашуы мөһим

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова: Һәркемнең халык санын алуда катнашуы мөһим

Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. Бу җәһәттән «ВТ» татар булып язылырга өлгергән кешеләрдән, танылган шәхесләрдән фикерләр туплауны дәвам итә.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да халык санын алуда катнашып өлгергән инде. Ул “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан файдаланган.

– Әлбәттә, “татар” булып язылдым. Озак вакытны да алмады ул, авыр да булмады. Халыкны да бу вакыйгада катнашырга өндим. Бу – бик мөһим чара. Ул ун елга бер генә була. Киләчәктә дәүләт сәясәтен оештырганда Россиядә күпме рус, татар, чуаш, мордва, мари һәм башка милләтләр яшәвен караячаклар. Үзебезнең күплегебезне күрсәтергә кирәк. Дәүләт программаларын формалаштырганда без дә телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендәге эшебезгә финанс ярдәмгә өметләнә алабыз. Шуңа да һәркемнең халык санын алуда катнашуы мөһим. Бу күп вакыт алмый торган эш. Моңа, һичшиксез, вакыт бүлеп бирергә кирәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*