tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде

Кочко-Пожар халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде

Узган җомга көнне, 1 декабрьдә, Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар халкы якынча ярты миллион сумлык һәм 4 тонна 600 килограмм тәшкил иткән гуманитар йөк туплап, СВОда катнашучы якташларга озатты. Бу инде аларның тылдан безнең хәрбиләргә күрсәтелгән өченче төгәл адреслы мөһим ярдәм акциясе булып тора.

Әйтергә кирәк, Түбән Новгородтагы Халыклар Бердәмлеге Йортына Нижгарның бер батальоныннан килгән шушы үтенечне кочкопожарлы­лар депутатлар линиясе буенча кыска вакыт эчендә канәгатьләндерде.

– Украина җирлегендә Россия ихтыяҗын яклаучы якташ хәрбиләргә кичектерми ярдәм күрсәткәннәре өчен Сергач округының депутатлар Советы депутаты, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максаты белән шушы орган каршында оешкан комиссия җитәкчесе Ирфан Шаиповка һәм аның йөзендә барча кочкопожарлы­ларга олы рәхмәт белдерәм, – дигән үтенечен телефон аша юллады безгә өлкә Законнар чыгару җыенындагы депутатыбыз Владимир Па­ков.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*