tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре 80нче санлы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чара узды
Казан шәһәре 80нче санлы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чара узды

Казан шәһәре 80нче санлы мәктәбенең 100 еллык юбилеена багышланган чара узды

2023 елның 8 декабрендә Казан шәһәре 80нче санлы мәктәбенең актлар залында әлеге уку йортының йөз еллык юбилеена багышланган чара уздырылды. Бәйрәмдә педагогия коллективы, ветеран-укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар катнашты. Алар арасында күп кенә танылган артистлар, мәгариф һәм фән өлкәсендә үз урынын яулаган шәхесләр бар иде.

Мәктәпнең данлыклы укучылар арасында 80нче мәктәпне 1991 елны тәмамлаган Искәндәр Хәйруллин бүгенге көндә Г.Камал театрының танылган актёры, Татарстан Республикасының Атказанган һәм Халык артисты. Аның классташы һәм, шулай ук, танылган эстрада артисты Фәрит Таишев.

Мәктәп коллективын котларга күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында шәһәрнең югары уку йортлары җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары.

Ирек Илдус улы Шәрипов үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Фәнис улы Шакиров һәм, шәхсән, үз исеменнән 80нче мәктәпне зур юбилее белән котлады: Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*