tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырылды
Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырылды

Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырылды

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус эшләнгән «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды.

Электрон нөсхәләр флешкага йөкләтелгән, флешка, үз чиратында, элеккеге Коръән тышлыгы төшерелгән махсус тартмага урнаштырылган. «Казан басма» компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасының электрон нөсхәләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Төркиянең Мәрмәрә университетының «Илаһият (шәригать)» факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай тапшырды.

«Бу эшне без бер ел элек башладык. Узган елны Мәүлид көнне Болгарда галимнәр җыелды. Мөхәммәд Абай да килде. Килештек һәм шуннан эш башланды. Хәзер хәрефләр тагын да ачык күренә, аларны теләсә нинди форматка кадәр зурайтырга була», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул шулай ук электрон нөсхәләрне әзерләү барышы турында да сөйләде.

«Коръәнне әзерләдек. Комиссия җыеп, бер кат укып чыктык. Хаталар таптык. Аннан соң шушы төзәтмәләрне Мөхәммәд Абайга җибәрдек. Ул аларны төзәтеп, янәдән безгә җибәрде. Без шуны ун нөсхәдә бастырып, көн саен укып, һәр хәрефне тикшердек. Аннан соң тагын Төркиягә җибәрдек, аннары янәдән соңгы тапкыр укып чыктык. Бу төрле хаталар булмасын өчен эшләнде», — диде мөфти.

Мәрмәрә университетының «Илаһият (шәригать)» факультеты деканы әлеге нөсхәнең әһәмияте турында сөйләде.

«Камил хәзрәт миңа Төркия мөфтияте аркылы чыкты. Без бергәләшеп бу эшкә тотындык. Бу тәкъдим мине илһамландырды. Чөнки Ислам фәннәрендә Казан аерым урын алып тора. Мөселманнар бастырган беренче Коръән нәкъ менә Казанда чыкты. Бу нөсхә мирасны торгызырга мөмкинлек бирә», — диде Мөхәммәд Абай.

«Казан басма» компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типография оттискасы нигезендә ясалган. Бу — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында мөфтиятнең иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*