tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алмаз Нургалиев: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлыйбыз
Алмаз Нургалиев: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлыйбыз

Алмаз Нургалиев: Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлыйбыз

Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында фильм төшерелә башлый.

«Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әзһәр Шакиров турында фильм эшли башлыйбыз. Аның биографиясе, тормышы, фикерләре буенча кино төшерүгә әзерлек башланды», — диде кинорежиссер Алмаз Нургалиев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Ул кино төшерү якынча ел ярымга сузылыр, дип фаразлады. Фильм артистның туган ягында, Казан артында, Камал театрында да төшереләчәк.

«Кино төшерү чыгымнарының бер өлеше финансланды. Мәдәният министрлыгында 1 млн сумлык грант оттык. Билгеле, бу кечкенә сумма, киләчәктә финанслар эзләү юнщлешендә эшләячәкбез», — диде Алмаз Нургалиев

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*