tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “БәрәңгеФест” бәйрәме үтте
Кукмарада “БәрәңгеФест” бәйрәме үтте

Кукмарада “БәрәңгеФест” бәйрәме үтте

“Ләйсән” – районда белем һәм тәрбия бирүне татар телендә алып баручы бердәнбер балалар бакчасы. Бүгенге көндә барысы да татар милләтеннән булган 146 бала йөри. Балалар бакчасы үз алдына түбәндәге бурычларны куя: милли мохит булдыру, балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияте, халык педагогикасы чаралары белән таныштыру, милли үзаң үстерүдә милли әхлак тәрбиясен бирү.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан хөкүмәтебез туган телләрендә белем һәм тәрбия бирүче мәгариф оешмалары өчен “Туган телдә иң яхшы белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы” һәм “Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм” дип аталган бәйгедә катнашып, 500әр меңлек Грант оту мөмкинлеге ачты. Әлеге Грантларның икесендә балалар бакчасы җиңү яулады.

Балалар бакчасы “Милли хәзинә” проектын тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында төрле чаралар планнаштырылган. Шуларның берсе “БәрәңгеФест” дип атала. Ни өчен “БәрәңгеФест”? Чөнки бәрәңге – безнең икенче икмәгебез, ул тормышыбызда зур урын алып тора. Фестиваль шушы көннәрдә балалар бакчасында зурлар төркеме балалары, аларның ата-аналары, “Ак калфак” оешмасының Кукмарадагы бүлекчә әгъзасы Җиһаншина Зөмәрә Нихат кызы катнашында оешкан төстә үтте.

Төркем тәрбиячеләре Гөлшат Шәмсетдинова белән Гөлназ Билалова бәйрәмдә катнашучыларны бәрәңгенең килеп чыгышы белән таныштырдылар, балалар бәрәңге турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр әйттеләр, ата-аналар төрле милләт халыкларының бәрәңгедән милли ризыкларын пешереп, төрле эшләнмәләр ясап алып килгәннәр иде. Әлеге кичә балалар күңелендә якты эз калдырыр дип ышанасы килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*