tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәш буенча Муса Җәлил турниры җиңүчеләре билгеле
Көрәш буенча Муса Җәлил турниры җиңүчеләре билгеле

Көрәш буенча Муса Җәлил турниры җиңүчеләре билгеле

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле. Районнар арасында беренчелекне Лаеш командасы яулады. Икенче урында Чаллы, өченче урында Теләче районы командалары.

17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узды. Турнирны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя. Быел ярышта 42 командадан 350 көрәшче катнашты.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)

2 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш)

3 урын – Ришат Исхаков (Чаллы), Дмитрий Гайнеев (Әлмәт)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илнар Закиров (Чистай)

2 урын – Илназ Хәмидуллин (Әлки)

3 урын – Илназ Димиев (Лаеш), Илһам Гайфетдинов (Мамадыш)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Ислам Фәләхов (Алабуга)

2 урын – Айназ Тимеров (Чаллы)

3 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт), Айнур Мирзаянов (Чаллы)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)

2 урын – Илназ Рамазанов (Тукай)

3 урын – Булат Гадершин (Чистай), Ринат Мингалиев (Чаллы)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Эмиль Мавлин (Теләче)

2 урын – Артур Зөлкәрнәев (Теләче)

3 урын – Айзат Гәрәев (Балтач), Ленар Садыйков (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы)

3 урын – Азат Гәбдрәшитов (Чаллы), Виталий Колесников (Чаллы)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)

2 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

3 урын – Руслан Зыятдинов (Питрәч), Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Булат Мусин (Яңа Савин)

2 урын – Эльдар Хәмитов (Чаллы)

3 урын – Руслан Шәңгәрәев (Чаллы), Айгиз Зәйнетдинов (Теләче)

115 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)

2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)

3 урын – Дилүс Закиров (Саба), Рифа Ахунҗанов (Саба)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Радик Сәлахов (Лаеш)

2 урын – Лениз Абдуллин (Вахитов)

3 урын – Муса Галләмов (Лаеш), Турал Азимов (Чистай)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов

2 урын – Альбер Ситдыйков (Арча)

3 урын – Рөстәм Бәдретдинов (Чаллы), Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин)

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*