tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югра төбәгендә “Ак калфак” оешмасы актив эш алып бара
Югра төбәгендә “Ак калфак” оешмасы актив эш алып бара

Югра төбәгендә “Ак калфак” оешмасы актив эш алып бара

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлегенең төп бурычы татар гаиләсен саклау, ныгыту, аның ролен күтәрү, патриотик рухта тәрбияләнгән балалар үстерү, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, халкыбызның мәдәниятын-сәнгатен саклап калу, аны күпмилләтле төбәктә бер үзгәрешсез киң җәелдерү һ.б Биш еллык эшчәнлеккә күпме хезмәт салынган. Чыннан да биредә активлыкның иге-чиге юк. Сургут шәһәрендә кабаттан очрашу.

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Нурия ханым Җиһаншина:
– Шатлыкларыбыз белән борчуларыбыз да җитәрлек. Татар гаиләләрендә татарча аралашмаганлык балаларны телсез калдыра. Телебез югалгач милләтебез дә югала, дигән сүз бит. Шушы үзебезнең татар үзәгендә булдыра алган кадәрле чараларны оештырып торырга тырышабыз. Хатын-кызларыбыз активрак булсын иде. Безнең янга килеп-күреп, өйрәнеп, монда өйрәнгәннәрне үз өйләрендә, үз балаларына күрсәтсә, гаиләләрендә татарча аралашуны алгы планга куйса, барыбер бала күңеленә сеңдереп ала. Бүгенгесе көндә безнең эшчәнлеккә күрше шәһәрләрдә кушылып китте. Күптән түгел Нефтеюганск шәһәрендә “Йөрүзән” Төбәк татар-башкорт иҗтимагый оешмасы канаты астында “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге ачылып китте, җитәкчесе итеп Мухамедчанова Зөлфия Равиль кызы билгеләнде. Бүген алар безнең эшчәнлек белән танышты, фикер алышты. Алга таба уртак планнар каралды. Милләт өчен янып-көеп, вакытын да, акчасын да исәп­ләмичә эшләүче хатын-кыз­лары­бызның булуына ничек сөенмисең инде?!

Нефтеюганск шәһәрендә “Йөрүзән” Төбәк татар-башкорт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия ханым Муратшинага аерым рәхмәт! Күптән түгел үзе булып, безнең эшчәнлек белән танышып китте. Бүген активларны безгә тәҗрибә уртаклашырга җибәргән.

Мухамедчанова Зөлфия Равиль кызы, Нефтеюганск шәһәре:
– Бездә бу өлкәдә үзебезне сынап карарга булдык, Сургуттагы татар активларының эшчәнлеге, аларның күркәм эшләре һәркемгә үрнәк. Еш танышып, аралашып торабыз. Сездә алган мастер-класслар бу безнең башлангыч. Киләчәктә дә бергәләшеп, аралашып торырбыз. Тиздән “Йөрүзән” Төбәк татар-башкорт оешмасының үз бинасы була, бүгенгесе көндә ремонт эшләре бара. Тиздән төгәлләнер. Ачылу тантанасына Сезне дә көтеп калабыз.

Сүзләр дә, куллар да аллага шөкер! Эшчәнлек белән таныштырылып торыла. Ә бирегә җыелган хатын-кызларга халкыбызның тамбурлы җөе алымын аңлатуны мин акрынлап дәвам итә торам. Хатын-кыз дигәнең. Монда килгәннәргә сокланмый мөмкинме соң?!

– Татар хатын-кызларына хас бул­ган уңганлык, үҗәтлек белән бер­рәттән, тыйнаклык, әдәплелек кебек сыйфатлар да хас Чулпан ханым Галәветдиновага. Ул бервакытта да зарланмый, кешеләргә уңайсызлык китер­мәс өчен иң авыр эшне үз өстенә ала. Актив эшчәнлеге белән күпләрне таң калдыра шул ул. Тегә, чигә, алкалар, бизәнү әйберләре ясый. Бер кулында энә, икенчесендә телефон. Өйрәтү алымнарын яздырып бара. Җитезлек!
Җитезлек дигәннән! Күр әле ике атна да үтәргә өлгермәгән, тамбурлы җөй белән сөлге чиккән түгелме соң Галия апа Хакимова. Шулай шул, кулга энә белән җеп эләксәме…
Теләк булганда вакыт табу берни түгел шул!

Тамбурлы җөй, келәмле җөй өйрәнелде, җәймә үрү серенә төшенелде. Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар

берлеге җитәкчесе урынбасары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*