tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көрәшче дигән даны бар
Көрәшче дигән даны бар

Көрәшче дигән даны бар

Зәйдә спорт ветераннары истәлегенә ярышлар уздыру матур гадәте яши. Узган шимбәдә Зәйнең “Старт” спорт-савыктыру комплексында милли көрәш буенча ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Сирень Хәмит улы Сәлахов истәлегенә республика турниры узды. Аның беренче мәртәбә оештырылуы. Ярышларда Татарстан Республикасының сигез районыннан 92 спортчы көч сынашты. Ярышны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы җитәкчелеге, җәмәгать ярдәмчеләре, Сирень Хәмитовичның гаиләсе, уллары – Радик һәм Рөстәм, көрәштәш дуслары, спорт ветераннары катнашты. Чыгышларда Сирень Сәлаховның спортка килү тарихы, аның бил алыштагы уңышлары, тырыш тренерлык хезмәте кызыл җеп булып сузылып барды.

Сирень тумышы белән илгә күп көрәшче үстергән Сармашбаш авылыннан. Авыл мәктәбе тулы бер буын көрәшче тәрбияләде. Мәктәптән соң бил алышларда үзен уңышлы сынаган Сирень Әлмәт физкультура техникумының көрәш бүлеген тәмамлый. Сармашта колхозда эшләү дәверендә яшь буын һәм яшьләрне көрәш серләренә төшендерә. Аннан физик культура һәм спорт укытучысы-оештыручысы дистә елдан артык «Зай»спорт мәктәбендә көрәш буенча тренер булып эшли. Тренер шактый көрәшче тәрбияләде, алар – Бөтенрәсәй, Татарстан республика ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары. Аның өлкән улы Радикның 17 яшеннән Зәй Сабантуее баш батыры булып калуы күп нәрсә турынла сөйли. Ул Россия Федерациясенең көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры, берничә ел “Манзара” спорт-музыкаль премиясе иясе булды. Зәй Сабантуеның 8 тапкыр абсолют батыры ул.  Кече улы Рөстәм билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат, Дөнья беренчелеге, Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре һәм чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры. Алтай Сабантуее призеры.

Алма агачыннан ерак төшми шул.

Рәзимә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*