tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында спорт юнәлеше буенча киңәшмә узды
Бөтендөнья татар конгрессында спорт юнәлеше буенча киңәшмә узды

Бөтендөнья татар конгрессында спорт юнәлеше буенча киңәшмә узды

Бүген, 26 декабрь, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге кысаларында спорт юнәлешенең нәтиҗәләрен, татар милли спорт һәм татар уеннарының булган проблемалары буенча әңгәмә һәм 2024 елгы планнар буенча аралашу форматында киңәшмә узды. Чарада төбәкләрдәге спорт оешмалары вәкилләре, татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачты. Ул чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге кысаларында спорт юнәлешенең нәтиҗәләре турында Бөтендөнья татар конгрессының спорт бүлеге башлыгы Зөфәр Вәлиәхмәтов сөйләде.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спорты үстерү бүлеге җитәкчесе Рәиф Вафин, Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, спорт мастеры Ришат Мөбарәкҗанов, Ш.Мәрдҗәни исемен йөрткән 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*