tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!
ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!

ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары  Марс Рифкать улы Тукаевның 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Марс Рифкать улы!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. 20 елга якын сез Бөтендөнья татар конгрессында эшләп, милләтебезгә хезмәт итәсез. Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар язмышы өчен янып яшисез, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә зур булышлык күрсәтәсез. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә бергәләп татар халкына хезмәт итәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән,

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*