tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар
Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар

Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар

Россия Президенты Владимир Путин РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдингә II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документ 9 сентябрьдә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Рухи лидер дәүләт бүләгенә «җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» лаек булды, диелә дәүләт башлыгы Указында.

«Мине илебезнең әлеге югары бүләгенә тәкъдим иткән барлык кешегә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм һәм шуны әйтәсем килә: динебезгә, илебездә яшәүче халыкларга, Ватаныма хезмәт итәчәкмен!» – диде мөфти үзенә орден тапшырган вакытта.
Моннан тыш, Равил Гайнетдин үзенең һәм хезмәттәшләренең – Россия имамнары һәм мөфтиләренең эшчәнлегенә югары бәя биргән өчен Россия Президентына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, алар «үз Ватанына, үз диненә һәм күпмилләтле, күпконфессияле халкына хезмәт итә».

Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы кичә кич Мәскәү Кремлендә булды. РФ Президенты Владимир Путин мәдәният, медицина, спорт һәм җитештерү өлкәсендә югары казанышларга ирешкән россиялеләрне бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында очучы Дамир Йосыпов һәм Россиянең баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин дә бар иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*