tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын билгеләп уздылар
Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын билгеләп уздылар

Самарада “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын билгеләп уздылар

Самараның “Заря” мәдәният сараенда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Самар өлкәсе һәм шәһәр администрацияләре вәкилләре, татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары, дин әһелләре, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты. Тантанага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар килгән иде.

Җыелыш эшлекле оештырылган иде. Иң элек 250ләп  делегат “Финанслар” (ул өлкә Халыклар дуслыгы йортында узды), “Татар гаиләсе”, “Яшьләр һәм спорт”, “Милли мәгариф”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары” һәм “Мәдәният” секцияләренә бүленеп эшләделәр. Чыгышларда һәм фикер алышуларда сүз өлкә татарларын борчыган проблемалар турында барды һәм аларны хәл итү юллары каралды.

Пленар утырыш өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарихына багышланган фильм белән башланып китте. Аннан соң кунакларны һәм делегатларны оешма президенты Ильяс Шәкүров сәламләп, бәйрәм чарасында катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. Чара бүләкләүләр һәм котлау сүзләре белән үрелеп барды. Ахырда делегатлар бертавыштан резолюция кабул итте.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” театры, Камышлы районының татар халык театры (алар “Әрем исе” дип аталган спектакль алып килгәннәр иде) чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Тантаналы җыелыш  “Бердәм булыйк! Бергә булыйк!”  шигаре астында узды. Бу сүзләр һәр чыгышта яңгыраш тапты. Чынлап та, милләтебезне, ана телебезне саклап калу, яшьләрдә милли  үзаң тәрбияләү өчен бердәм булуыбыз кирәк.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш турында тәфсилле мәкаләне “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укый аласыз.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*