tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре кырда игенчеләргә концерт куйган
Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре кырда игенчеләргә концерт куйган

Кукмара районы мәдәният хезмәткәрләре кырда игенчеләргә концерт куйган

Зур Кукмара җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмара районы кырларында эшләүче игенчеләргә концерт куйган.

«Урал» җәмгыяте басуларында кызу урак өсте бара. Игеннәр мул үскән. Игенче өчен моннан да олы бәхет юктыр. Игенчеләребез ялны белми, тиз арада игеннәрне җыеп алуга күп көч куя. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек теләп, без дә бу чорны читтән генә күзәтеп тормыйча, игенчеләребезгә рухи азык өләштек. Татлы икмәк исе янына җанга рәхәтлек биреп җыр моң кушылды, күңелләрне канатландырды», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Байлангар авылы мәдәният йорты директоры Минзәлия Әһлиуллина.

Алар узган ел да игенчеләр өчен кырда чыгыш ясаган булган. «Бик ошатып калган иделәр. Шуңа күрә дә быел районның барлык мәдәният йортлары диярлек игенчеләргә концерт куйды. Күңелле булды, ошаттылар, яратып тыңладылар. Шигырьләр сөйләдек, матур җырларыбызны, гармун моңнарын бүләк иттек. Игенчеләр сөенеп, шатланып, эшләрен дәвам иттеләр», – диде Минзәлия Әһлиуллина.

Кукмара районы кырларында «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары мөхәррире Айсылу Сибгатуллинаның әтисе Рәсим Җәләев та хезмәт куя.

«Менә инде армия сафларыннан кайтканнан бирле әтием басуларда милләтенә, авылдашларына тугры хезмәт итә: тәмле икмәк җыя. Әти бу басу-кырларның нинди генә чагын күрмәде: корылык еллары (2010 ел), бертуктаусыз яуган яңгыр-бозлар (2019 ел) һ.б. Алай да, хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, бүгенге көндә әтиемнең иң алдынгы һәм мактаулы комбайнчылар рәтендә булуы, нинди генә һава торышына карамастан, түкми-чәчми иген җыюның нәтиҗәсе», – диде Айсылу Сибгатуллина.

Рәсим Җәләев озак еллар «Дон-1500», «ACROS», бүгенге көндә CLAAS комбайнын иярли. «Климат-контроль, тыңлыйм дисәң җыры, радиосы яңгырый, ярдәмчем өчен аерым урындыгы бар. Урамнан бер бөртек тузанны кертми, иркенләп сулап сөенә-сөенә эшлисе генә. Урындыгы да кызыклы аның, торып китсәң комбайн туктый. Бу инде иминлек чарасы «- диде ул.

«Берничә ел рәттән Минзәлия Әһлиуллина җитәкчелегендә клуб хезмәткәрләре комбайнчыларга төшке аш вакытында гармун, баяннарга җырлап, биеп күңелләрен күрәләр. Матур теләкләрен җиткереп, авыр хезмәтләрендә уңышлар телиләр. Менә шулай күңелле итеп эшли беләләр безнең Кукмара ягында», – диде Айсылу Сибгатуллина.

«Басуларда гөрселдәп комбайн, камаз тавышлары ишетелә. Иртәнге 5тә торып чыгып киткән игенчеләр, һәрбер ярманың кадерен белеп үзләренең тимер атларында уңыш җыя. Әтиемне шундый уңайлы шартларда эшләтүче «УРАЛ» ҖЧҖ директоры Нияз Хәбибрахмановка рәхмәт», – диде «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары мөхәррире.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*