tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районының 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен “Татар малае-2022”, “Татар кызчыгы-2020” бәйгесе узды
Кукмара районының 5-7 яшьлек  малайлар һәм кызлар өчен  “Татар малае-2022”, “Татар кызчыгы-2020” бәйгесе узды

Кукмара районының 5-7 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен “Татар малае-2022”, “Татар кызчыгы-2020” бәйгесе узды

Кукмара муницпаль районы буенча мәктәпкәчә яшьтәге татар балалары арасында сәләтле балаларны барлау һәм ачу;балаларда татар халкының мәдәни кыйммәтен, милли үзаңны үстерү; балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту;туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан быел да районыбызның “Ак калфак “ оешмасы һәм район мәгариф идарәсе инициативасы белән “Татар малае-2022”, “Татар кызчыгы – 2022”  бәйгесе үткәрелде.

Бәйге 2022 елның 24 гыйнвар – 24  мартка  аралыгында 3 турда узды.

1 тур: 2022 елның 24 гыйнвареннән 18 февраленә кадәр бәйге һәрбер балалар бакчасында үткәрелде.

21 февральгә кадәр Кукмара районының 53 мәктәпкәчә булган 30 балалар учреждениесе видеоматериаллар белән берлектә конкурста катнашырга заявкалар бирде. Барлыгы 45 бала (24 кыз, 21 малай) әлеге бәйгедә катнашты.

2 турда: 21 февральдән -1 мартка кадәр, конкурс комиссиясе әгъзалары  балаларның үзләре белән һәм гаилә шәҗәрәләре белән таныштыруны, татар халык традицияләрен экранлаштыруны, иҗади чыгышларны үз эченә алган 135 видеоматериал карады, җиңүчеләрне билгеләде.

2022 елда яңалык кертелде, кызлар бишек җырларын башкарды, малайларга ирекле сайлау бирелде.

3 турда (йомгаклау өлеше)  7 кыз һәм 7 малай үзләренең көчләрен сынадылар.

Башка елгыдан үзгә буларак, финал өлеше, 22 март – 24 март көннәрендә башланды . Беренче көнне кызлар “Чәй йортында” милли ризыкларыбызны күзикмәк пешерү буенча мастер-класс уздып, осталыкларын күрсәтеләр.

Биремне үтәр алдыннан “Чәй йорты” йорты җитәкчесе Хәйруллина Розалия Үзбәк кызы кыстыбый ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Шул ук көнне кызлар тагын бер бәйгедә катнаштылар: энәгә җеп кидерә белүләрен күрсәттеләр. Кайберәүләргә, җепне энәгә кертүнең, беренче тәҗрибәсе булды бу.

Мастер-класс балаларның үзләренең хезмәт җимеше-өчпочмак һәм күзикмәк белән чәй эчеп тәмамланды.

23 февральдә исә малайлар “Галактика” балалар иҗат үзәге остаханәсендә “Кем оста.кем тизрәк?” бәйгесендә кадак кагу буенча осталыкларын күрсәттеләр.   “Галактика” балалар иҗат үзәгендә, «Агач эшкәртү технологиясе» берләшмәсенең мөгаллиме Ямалов Таһир Мөнир улы  кадак кагу технологиясен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтте.

Очрашу ахырында, Таһир Мөнир улы  «Агач эшкәртү технологиясе» һәм «Судомоделирование» берләшмәсе эшләре буенча экскурсия үткәрде.

Ә инде 24 март көнне конкурсантлар татар телен камил белү, шәҗәрәләрендәге 7 буын бабалары,исемнәренең мәгънәләре 1әм үзләре белән таныштыру, бишек җырын җырлау, иҗади номер һәм ”Зирәк булсаң – әйт тизрәк” сорау-җавап бәйгеләрендә сыналдылар.

Иҗади конкурста кызлар бишек  җырлары җырласа, малайлар җыр җырлап,  биеп, курайда уйнап жюрины шаккаттырды. Аларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле, сәнгати югарылыкта булды.

”Зирәк булсаң – әйт тизрәк” бәйгесендә  катнашучылар туган як,аның шәхесләре,милли киемнәрне белү ягыннан сыналды. Барлык балаларда югалып калмыйча, дөрес итеп, тулы җөмләләр белән җавап бирделәр.

“Татар кызчыгы”  исеменә “Яныль урта мәктәбе”нең мәктәпкәчә төркеменнән Шакирова Гөлия Ришат кызы, ә “Татар малае” исеменә Кукмара шәһәре  алтынчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”ннан Гыйльфанов Даниил Юрий улы  лаек булды.

Финалга чыккан һәр бала төрле номинациядә җиңүче булды.  Аларның чыгышына тәрбиячеләренең, әти-әниләренең зур тырышлыгы салынган.

Әйе, шушы ярыш дәвамында без “Татар кызы, татар малае нинди булырга тиеш ?”дигән сорауларга җавапны таптык. Алар үз фикерләрен саф татарча әйтә белергә,туган илен яратырга, ата –бабайлардан калган гореф –гадәтләрне белеп үсәргә тиеш дигән нәтиҗә ясадык.

Менә бу әйберләрне камилләштерү безнең бурыч, гаиләләрнең бурычы. Әгәр дә гаиләләрдә без телне камилләштерә алмыйбыз икән, аларны милләт аналары, милләт аталары булудан читләштерәбез дигән сүз. Татар теле өчен көрәшергә түгел, шул телдә сөйләшергә кирәк!Сөйләшегез алар белән татарча! Аңлашыгыз татарча! Менә шул чакта гына без милләтебезнең асыл ул һәм кызларын үстерә алачакбыз.

Безнен милләт- бик көчле милләт. Юкка гына  Г.Тукай  әйтмәгән : «Халык көчле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә. Каюмова Лилия Йосифовна -«Салават күпере»балалар бакчасы җитәкчесе

Жюри рәисе- Җиһаншина З.Н. – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Кукмара бүлеге җитәкчесе; Жюри членнары: Гаянова Р.Н. – Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары;  Нигъматуллина Э.Р. – Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф методисты, һәм  Закирова Н.К.-“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Кукмара бүлеге әгъзасы.

Жюри рәисе- Җиһаншина З.Н. – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Кукмара бүлеге җитәкчесе;

Жюри членнары: Гаянова Р.Н. – Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары;  Нигъматуллина Э.Р. – Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф методисты  һәм  Закирова Н.К.-“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Кукмара бүлеге әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*