tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада дини бәйгеләр үтте
Кукмарада дини бәйгеләр үтте

Кукмарада дини бәйгеләр үтте

Март аеның ахыргы шимбә көнендә Кукмара шәһәрендә ике дини бәйге – районкүләм Коръән укучылар һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде.

Инде 25 елга якын үткәрелеп килүче Коръән укучылар бәйгесе быел да бик күркәм төстә узды. Әлеге ярышта балалар да, олылар да – барлык теләүчеләр катнашты. Алар яше һәм Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төрле төркемнәргә бүленде. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты.

Яше буенча катнашучылар шундый төркемнәргә бүленде:  7 яшькә кадәрге балалар; 8 – 11 яшьлек балалар; 12 – 17 яшьлек  яшүсмерләр; 18 яшьтән башлап олылар. Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төркемнәр: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Йәсин” яки “Тәбәрак” сүрәләре.

Быелгы бәйгедә 163 бала (78 малай, 85 кыз) һәм 46 өлкән (14 ир-егет, 32 хатын-кыз) – барлыгы 209 кеше катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, призлы урын алучыларга исә бүләкләр тапшырылды.

Балалар өчен генә оештырылган Намаз укучылар бәйгесе районда инде өченче ел үткәрелә. Анда катнашкан балалар төп 3 төркемгә бүленде: беренче төркемдә 1 – 2  сыйныф укучылары намаз уку буенча осталыкларын күрсәтсә, икенче һәм өченче төкемнәрдә 3 – 4 һәм 5 – 6 сыйныф укучылары үзара ярышты. Намаз укып күрсәтүдән тыш, балалар үз яшенә туры килә торган дини сорауларга да җавап бирделәр. Конкурста 39 малай һәм 43 кыз катнашты. Аларның барысына да татлы күчтәнәчләр, ә җиңүчеләргә бүләк һәм махсус Дипломнар тапшырылды.

Әлеге бәйгедә катнашкан малай һәм кызларны Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтшина Айгөл Мәсхүт кызы сәламләп, үз теләк-тәбрикләүләрен җиткерде. Дини бәйгеләрдә катнашучылар алдында шулай ук Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, районның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин һәм Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшиннар да чыгыш ясадылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*