tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда ял көннәрендә балалар, яшьләр һәм олылар Коръән уку бәйгеләрендә ярышты
Татарстанда ял көннәрендә балалар, яшьләр һәм олылар Коръән уку бәйгеләрендә ярышты

Татарстанда ял көннәрендә балалар, яшьләр һәм олылар Коръән уку бәйгеләрендә ярышты

Үткән ял көннәрендә Кайбыч, Норлат, Яшел үзән, Кукмара мөхтәсибәтләрендә балалар һәм олылар өчен Коръән уку бәйгеләре үткәрелде. Быелгы ярышларның барысы да Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды.

Мисал өчен, Кайбыч мөхтәсибәтенең Олы Кайбыч үзәк мәчетендә узган чарада егетләр һәм кызлар, Коръән укудан тыш, хәдисләр сөйләү, “Мөгәллим сәни” китабын тизлеккә уку һәм ислам дине нигезләрен белү буенча да ярышларда катнашты. Бәйгеләрдә Борындык, Олы Урсак, Колангы, Түбән Кошман, Югары Кошман, Олы Кайбыч авылларыннан 50-дән артык шәкерт катнашты. Коръән уку бәйгесе биш дәрәҗәгә бүлеп үткәрелде, егетләр шулай ук азан әйтүдә, кызлар хәдисләр сөйләү ярышында көчләрен сынады. Бәйгеләрдә катнашып бүләкле урын алмаган шәкертләр өчен сорау җавап бәйгесе оештырылды һәм барлык шәкертләр дә төрле бүләкләргә ия булдылар.

Норлат мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе дүрт төркемгә бүлеп уздырылды. Чара татар халкы тарихы һәм Болгар турында вәгазь белән башланды. Бәйгедә йөзгә якын район балалары катнашты. Һәр катнашкан балага күчтәнәч тапшырылды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Яшел үзән шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәдрәсәсе бинасында узган районкүләм Коръән укучылар бәйгесенә шулай ук йөзгә якын бала җыелды. Бәйгедә 14 яшькә кадәрге, мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр, Коръәнне тәҗвид белән яхшы укый белүче ир һәм кыз-балалар катнашты. Ул 3 номинациядә барды: 7-9 яшькә кадәр; 10-12 яшькә кадәр; 13-14 яшькә кадәр. Баллар ярдәмендә җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри хәтта матур мәкам белән укуга, киенүгә, үз-үзеңне тотышка игътибар итте.

Ә менә Кукмара мөхтәсибәтендә берьюлы ике дини бәйге – районкүләм Коръән укучылар һәм Намаз укучылар бәйгеләре үткәрелде. Коръән бәйгесендә балалар да, олылар да – барлык теләүчеләр катнашты. Алар яше һәм Коръән сүрәләрен яттан белү буенча төрле төркемнәргә бүленде. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. Коръән сүрәләрен белү буенча катнашучылар 4 номинациядә: 5 сүрә; 10 сүрә; 20 сүрә; “Тәбәрак” яки “Йәсин” сүрәләрен белү буенча көч сынашты. Бәйгедә 163 бала һәм 46 өлкән кеше катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, призлы урын алучыларга исә бүләкләр тапшырылды. Быел өченче тапкыр оештырылган Намаз укучылар бәйгесе балалар өчен генә үтте.

Алга таба балалар арасында аеруча күләмле чара көтелә: 30нчы мартта (чәршәмбе) Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ “Ислам нуры” Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештыра. Быел 25нче тапкыр узучы юбилей бәйгесе дә балаларга Аллаһы Китабын төгәл һәм матур итеп укый белүне, ел дәвамында мәчетләргә йөреп үзләштергән белемнәрне, Коръән уку кагыйдәләрен гамәлдә сынау өчен зур мөмкинлек булачак. Коръән укучылар ярышында 15 яше тулмаган, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче малайлар һәм кызлар катнаша ала.

Шулай ук, 15нче майда Урыссуда хатын-кызлар арасында III Россиякүләм “Халисә” Коръән укучылар бәйгесе көтелә. Конкурсны ике номинациядә: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) һәм Коръәннең алты җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) белү буенча үткәрү ниятләнә.

Әйтеп үтелгән бәйгеләрнең җиңүчеләре 17-20 май көннәрендә Казанда Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак. Бәйге «Казан — Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы» чаралары һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла. Конкурста ислам дөньясының һәм гомумән мөселман халкы яшәгән барлык илләрдән дә яшь хафиз егетләр һәм кызлар катнаша алачак. Катнашу өчен төп шартларның берсе – 18-30 яшьтә булу, Коръәнне тулысынча яттан белү.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*