tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Сабантуй батырын тәкә һәм ат көтә
Кукмарада Сабантуй батырын тәкә һәм ат көтә

Кукмарада Сабантуй батырын тәкә һәм ат көтә

Быелгы Сабантуй бәйрәмендә баш батырга тәкә генә түгел, ә ат та тапшырылачак. Бу хакта Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сөйләде.

«Халык күңел ачулары кичкә кадәр барыр дип уйлыйбыз. Мәйданда ир-атлар өчен генә түгел, ә яшүсмерләр, хәтта хатын-кызлар арасында да көрәш турниры оештырачакбыз. Сабантуй батырына тәкәдән тыш, ат та бүләк итәчәкбез. Бәйрәм кунакларын милли стильдә бизәлгән ишегаллары көтә. Бездә демография темасы актуаль булганлыктан, танышулар өчен дә мәйданчык оештырырга булдык. Ул «Димче почмагы» дип атала. Аны танышу клубы оештыра. Концерт программасының хедлайнеры – Рифат Зарипов. Шулай ук районыбыз артистлары һәм коллективлары, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары да чыгыш ясаячак», – дип сөйләде Айгөл Әхмәтшина.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуй бәйрәме 13 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланда узачак. Башлана сәгать 10.00да.

Эльвира Мөбәрәкшина

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*