tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм илебездә яшәүче күпмилләтле һәм күпдинле халкыбыз өчен мөһим  бәйрәмнәрнең берсе.

Кайда гына яшәсәк тә, безнең максатларыбыз уртак. Татарстан халкы, шулай ук илебезнең төрле почмакларында яшәүче татарлар Ватаныбызның үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Без барыбыз да дәүләтебез тотрыклылылыгы һәм иминлеге өчен, балаларыбызның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кешенең иминлеге өчен алшарт булып тора.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                    В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*