tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Кукмарада Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Кукмарада Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Кукмара Мәдәният йортында эзтабар язучы һәм шагыйрь, Казандагы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Михаил Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, алтын медаль һәм ике мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты; Россия Хәрби -тарихи фәннәр академиясенең һәм Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгьзасы Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды.

Кичәдә Шаһинур Мостафинның иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина гомер бәйрәме белән котлады һәм “Район алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хәтер сандыгында юбиляр белән бәйле булган хатирәләрне яңартты. Кукмарада туган әдипләр Фоат абый Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман, Заһид Мәхмүди, Рүзәл Мөхәммәтшиннар, туганнары чыгышларында язучының иҗатына югары бәя бирделәр.

Кичә барышында юбилярга ерак Австралиядән София Вәлиеффның котлавын ирештерү, аның сүзләренә язылган Кукмарага багышланган яңа җыр тәкъдир итү Шаһинур абый өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды.

Кукмара «Ак калфак» берлеге әгъзалары котлавын да юбиляр җылы кабул итте.

Шаһинур Мостафин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, презентация һәркемдә зур кызыксыну уятты. Районның үзешчән җырчылары Гөлдания Ярмиева, Нәкыя Орловаларның әдип сүзләренә язылган җырларны башкарулары, «Сылу кызлар» чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.

Очрашу язучы иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, алар юбилярга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*