Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда Татар әдәбияты көне узачак
Дагыстанда Татар әдәбияты көне узачак

Дагыстанда Татар әдәбияты көне узачак

24 апрельдә Дагыстанда Татар әдәбияты көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта мәгълүматны Дагыстан татарларының “Туган тел” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова “Инстаграм”дагы рәсми битендә хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, программа кысаларында Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханәдә татар әдәбияты күргәзмәсе узачак. Алга таба ул даими эшләп тора һәм тулыландырыла торган татар әдәбияты стендына күчәчәк. Ул татар язучылары иҗаты белән танышырга теләүчеләр өчен ачык булачак, ди Кадыйрова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм итү татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*