tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Татар кызчыгы-2021» сайланды
Кукмарада «Татар кызчыгы-2021» сайланды

Кукмарада «Татар кызчыгы-2021» сайланды

Кукмара балалар музыка мәктәбендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды.

Татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чарада районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче биш яшьтән җиде яшькә кадәрге сигез кыз катнашты: Зилия Мостафина, Дилия Шакирова, Сафина Степанова, Айсинә Сафиуллина, Зөһрә Хәсәнова, Динә Гыйльметдинова, Алия Хәлиуллина, Самира Әбсалихова.

Конкурс өч этапта узды. Беренче өлештә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, ә алдагы сынауда милли гореф-гадәтләрне белү буенча белемнәрен тикшерделәр. Анда кызлар мәдәният үзенчәлекләрен, милли йолаларны чагылдырган күренешләр тәкъдим итеп, үзләренең талантларын күрсәттеләр.

«Ак калфак» оешмасы рәисе Зөмәрә Җиһаншина сүзләренә караганда, мондый чара беренче тапкыр «Салават күпере» балалар бакчасында үткәрелгән булган, һәм шуннан соң ул матур традициягә әверелгән.

«Әлеге бәйге районда өченче ел рәттән үткәрелә. Катнашучылар саны елдан-ел арта, балалар бакчалары бик актив. Конкурсантлар туган тел, шәҗәрә, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне белүләрен күрсәтәләр. Иҗади номерларда без “Каз өмәсе”, “Аулак өй”, “Сабантуй”, “Сөлге җыю” миниатюраларын күрдек, бишек җырлары ишеттек. 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә бу – мөһим бәйрәмнәрнең берсе, дип уйлыйм, чөнки әлеге конкурсның максаты – татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, шулай ук аларны үсеп килүче буынга тапшыру», – дип билгеләп үтте ул.

Алсу Гатауллина

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*