tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадан Ислам Бәшәров гер күтәрү буенча дөнья беренчелегендә икенче урынны яулады
Кукмарадан Ислам Бәшәров гер күтәрү буенча дөнья беренчелегендә икенче урынны яулады

Кукмарадан Ислам Бәшәров гер күтәрү буенча дөнья беренчелегендә икенче урынны яулады

1-11 июльдә Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә гер күтәрү буенча дөнья беренчелеге үтте. Анда 8 илдән килгән  200 кеше үзләре арасында иң көчлеләрне ачыклады. Россиянең җыелма командасы составында Кукмараның 3нче урта мәктәбендә укучы Ислам Бәшәров та барды.

Тренер Владимир Федоровның шәкерте булган Ислам 63 килограмм үлчәү авырлыгында мактаулы икенче урынны яулады. Ул әлеге бәйгегә Кукмарадан Тимур Закировның матди ярдәме белән барды.

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*