tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадан Сәкинә Хәсәнова солдатларга оекбашлар бәйли
Кукмарадан Сәкинә Хәсәнова солдатларга оекбашлар бәйли

Кукмарадан Сәкинә Хәсәнова солдатларга оекбашлар бәйли

Беркөнне иртәнге якта эш бүлмәмдә телефон шалтырады.

— Сеңлем, газетагызда “Сугышчан кардәшлек «оешмасы «Солдатларга ярдәм» акциясен башлады, гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр оешмага мөрәҗәгать итә ала, дигән хәбәр биргән иде. Мин дә оекбашлар бәйләгән идем, анда кадәр барып җитү мөмкинлегем юк, ничек кенә тапшырасы икән? — диде мөлаем тавышлы бер апа.

Кукмараның Гафиятуллин урамында яшәүче Сәкинә апа Хәсәнова белән әнә шулай телефон аша таныштык.

Сәкинә апа бик вакытлы шалтыраткан булып чыкты. Чөнки төштән соң гуманитар ярдәм төялгән машиналар юлга кузгалырга тиеш иде. Сәкинә апаның адресын белештек тә, оешма җитәкчесе Радик Габдрахманов аның янына үзе кереп чыкты.

— Күзләрем авыртса да: берсе күрми, икенчесенә операция булды, ничек тә булса кулымнан килгәнчә солдатларга ярдәм итәсем килде, — ди 83 яшьлек Сәкинә апа.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*