22 июнь көнне Курган шәһәрендә татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой – шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина. Ул бүген Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора. Бүген һәйкәл Санкт-Петербургтан Курганга җибәрелгән.
Муса Җәлил Оренбург губернасының Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе — Мостафа Җәлилов, әнисе — Рәхимә Җәлилова (тумышы белән Сәйфуллина). 10-11 яшендә шигырьләр яза башлый, әмма алар югалган. Исән калган беренче шигыре («Бәхет») 13 яшендә язылган. 1919 елда ул комсомолга керә һәм укуын татар халык мәгарифе институтында (Оренбург) дәвам итә. Гражданнар сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.