tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күкерт суы заяга китә
Күкерт суы заяга китә

Күкерт суы заяга китә

Камышлының табигате чиксез матур hәм бай: сөзәк таулары, җиләкле урманнары, тал-тирәккә уралып утырган елга буйлары. Аның файдалы җир чыганаклары белән мактанырлыгы да бар. Сок елгасы ярларыннан бәреп торган күкерт суының файдасы мең ярым чирдән дәва, диләр. Балаларны шушы могҗиза белән таныштыру өчен, без – китапханә хезмәткәрләре, 6 “А” сыйныф укучыларын шифалы су чыганагы янына алып килдек.

Гомере буе елга буенда яшәгән Гөлчирә апа Яруллина күкерт суының файдасы турында бик матур итеп сөйләде, Сәрвәр әбисе белән елга буйларында үткән балачагын исенә төшерде.

“Әбием сөйләгәннәргә караганда, әле революциягә кадәр, нефть чыгару исәбе белән Бакудан килгән байлар, шушында завод төзегәннәр. Ләкин күкерт суы белән кушылып чыккан кара алтынны аерып ала алмаганнар hәм заводның эше тукталган. Ә узган гасырның 70-80 нче елларында ташландык завод торбасыннан, фонтан булып, күкерт суы бәреп чыкты. Күп еллар шулай агып торды ул, – дип аңлатты Гөлчирә апа. – 1964 елда күкерт суыбызны тикшерергә Мәскәүдән белгечләр килгән иде. Бу суның бик файдалы икәнлеген әйтеп киттеләр. Хәер, авыл халкы бу хакта аларга хәтле үк белә иде. Буыннары сызлаган кешеләр су шифасыннан күптән файдаланалар. Бүгенге көндә дә аннан кеше өзелми, машиналар белән килеп зур-зур савытларга тутырып алып китәләр”.

1989 елда Мәскәүдән делегация килеп, күкерт суының файдалы булуын тагын бер раслый. Бу урында шифаханә төзергә кирәклеген әйтәләр. Тик үзгәртеп кору чоры хыялларны челпәрәмә китереп җимерә.

“Моннан ерак та түгел бик матур болын бар, шунда шифаханә төзеп куйсалар, Камышлыбызның даны еракларга таралыр иде, күпме яңа эш урыннары булдырылыр иде“, – дип авыр сулап куйды Гөлчирә апа.

Кызыклы хикәясе өчен Гөлчирә апага рәхмәтләрен әйтеп саубуллашканнан соң, балалар табигать матурлыгына соклана-соклана, яр буендагы чүп-чарны җыештырдылар.

Килер бер көн hәм берәр игелекле кеше, шушы файдалы су чыганагы янында шифаханә төзеп куяр да, гомер буе эшләп, кул-аяклары сызлаулы абый-апаларга дәва бирер, дигән хыял белән өйләребезгә таралыштык.

Зөлфия Яруллина, Камышлы авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*