tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды
«Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды

«Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды

Хөрмәтле дуслар!

«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Казан шәһәре Киров районының «7 нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша.

Бәйге Нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты (https://tatar-congress.org/ru/ ), «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы (https://tat-i.net/ ) һәм 7 нче номерлы катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы сайтларына (https://edu.tatar.ru/kirov/org6882 ) күчеп таныша аласыз.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

Нигезләмә Сәйлән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*