tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байкал аръягы крае татарлары өчен Фән Вәлиәхмәтов һәм Гөлдания Хәйруллина халкыбыз җырларын башкарды
Байкал аръягы  крае татарлары өчен Фән Вәлиәхмәтов һәм Гөлдания Хәйруллина халкыбыз җырларын башкарды

Байкал аръягы крае татарлары өчен Фән Вәлиәхмәтов һәм Гөлдания Хәйруллина халкыбыз җырларын башкарды

Чита шәһәрендәге О.Л. Лундстрем исемендәге Байкал аръягы крае филармониясендә бүген татар җырлары яңгырады. Зал тулы милләттәшләребез каршында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, шулай ук “Балачак шәһәре” (“Город детства”) балалар ансамбле (җитәкчесе Елена Иванова (Баязитова) ) чыгыш ясады.

Тамашачыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Байкал аръягы крае татар иҗтимагый оешмасы активистларына Бөтендөнья татар конгрессы медален һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*