tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелле чаралар
Күңелле чаралар

Күңелле чаралар

“Могҗиза базары”-бәйрәм чарасы Тубыл шәһәренең базар мәйданында үтте. Милли традицияләргә бай булган, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәт йолаларын, милли ризыкларын күрсәткән ”Себер баурсагы”, “Токмач кисү”, “Ташлардан милли үрнәкләр ясау”, “Туган як пейзажы”, ”Милли сәүдә рәтләре”, “Самоварлар ярышы”, Көч экстримы буенча “Арслан-лев” ярышлары, остаханәләрнең эше һәм иҗат төркемнәрнең чыгышлары, балалар өчен милли уеннар тагын бер кат татар мәдәниятен саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән чараларның берсе булды.

Халкыбыз элек-электән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнә. Сәнгать осталары оештырган мастер класста тамашачылар кызыксынып, теләп катнаштылар. “Могҗиза базары”нда Тубыл педагогия институты бәйрәм мәйданчыкларның берсен оештырды. Филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина: “Себер татарларында балага исем кушу традицияләре(яхшылык теләү, үлгән туганнарның исемнәрен кушу, исем аркылы баланы авырулардан саклау һ.б.),төрки-татар исемнәр, исемнәрнең төзелеше” турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова:”XIX-XXгасыр мөселман метрик язмаларына таянып Көнбатыш Себер төркиләрендә гаилә кору принципларның гамәлгә ашу үзенчәлеклләре(никах шартлары, мәһәр күләме һ.б турында сөйләде). Шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары алдында “Ачык Лекторий” проекты кысаларында узган фәнни-популяр лекцияләрне бәйрәм тамашачылары кызыксынып тыңладылар.

“Могҗиза базары” сәхнәсеннән өлкәбезнең иң яхшы коллективлары, солистлары чыгыш ясадылар. Сәхнәдән милли җыр-моң агылды, иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәм программасын бизәделәр.

Себер татар мәдәният үзәгенең режиссеры Рузалия Корманалиева:“Бәйрәм быел да гөрләп узды. “Могҗиза базары”нда Зәкинә Арангулова уллары Хәсән, Хөсәен Арангуловлар, себер татар мәдәният үзәге артистлары, Тубыл районыннан Маннура Назыйрова, хатын-кызлар иҗтимагый “Ак калфак” оешмасы, Айсылу Юнусова, Сетовадан “Мәхәббәт”, “Ясмин” иҗат төркемнәре, тадҗик, үзбәк диаспоролардан үзешчән артистлар, Санниководан “Бәйрәм” ансамбльләре катнаштылар. Татарча бию дискотекасы да, күпкырлы, төрле бизәкләргә бай булган мәдәниятебезнең матурлыгын, традицияләрен күрсәткән, балалар өчен кызыклы уеннар да оештырган “Могҗиза базары” күңелле, матур, традицияләребезне төрле яктан күрсәтеп, яшьләр өчен дә кызыклы үтте,”-дип, кичерешләре белән уртаклашты.

Санниководан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Бәйрәм” ансамбле әгъзасы Гүзәл Көлмәмәтова:””Бәйрәм ”ансамбле “Могҗиза” базарында беренче мәртәбә катнаштылар. Ансамблебез белән “Без авыл кешеләре” дигән җырны башкардык. Монда уткәрелгән барлык чаралар күңелебезгә ошады:сатучыларның үз куллары белән эшләгән төрле әйберләре, остабикәләрнең татар милли ашлары, самовар ярышы, балалар өчен оештырган төрле чаралар мавыктыргыч һәм файдалы булды,”-диде.

Римма Умитбаева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*