tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күңелле кыңгырау” телетапшыруында катнашу малайлар-кызларга яңа мөмкинлекләр ача
“Күңелле кыңгырау” телетапшыруында катнашу малайлар-кызларга яңа мөмкинлекләр ача

“Күңелле кыңгырау” телетапшыруында катнашу малайлар-кызларга яңа мөмкинлекләр ача

“Сиңа балалар тапшыруы ясау һаман да кызыкмы?” — дип сорый кайбер танышларым. Кызык һәм мавыктыргыч! Балалар үзе бер дөнья ул! Әйе, “Күңелле кыңгырау” тапшыруының иҗат төркемендә мин күптәннән. Беренче алып баручыларыбыз үсеп җитеп, гаилә корып, үзләре балалар үстерә инде. Шуларның берсе — танылган җырчы Дилия Әхмәтшина. Быел ул Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак «Тюрквидение» җыр фестивалендә катнаша, Татарстанны тәкъдим итә. Тапшыруыбыз әнә шундый талантларны үстерүгә үз өлешен кертте, дип әйтә алам. Һәрбер балада сәләт бар, аны күрә һәм ача белү кирәк. «Кеше арасына керсен, оялмасын, үзен иркен тотарга өйрәнсен», — дип тели күп әти-әниләр. “Күңелле кыңгырау” телетапшыруында катнашу малайлар-кызларга шул мөмкинлекне ача да инде. Ә миңа алар белән эшләве үзе бер рәхәт! Быел көздән безгә Камил Нуркаев кушылды, ул — шулкадәр кызыксынучан малай. 107 нче балалар бакчасында да килүебезне көтеп торалар, яныңда бөтерелеп, мең сорау бирәләр, камера каршында да югалып калмыйлар. “Колагыңны борам,” — дим мин алып баручыбыз Раяз Әхмәтовка, ә ул үпкәләми, елмайтыр өчен шулай шаяртканымны аңлый. Иллария белән Раяз ничәнче пар алып баручылар икәнен әйтүе дә кыен, чөнки алар алышынып тора. Шөкер, туган телебезне белүче, яратучы балалар бар.
Вәзгыять кенә бераз безне кыса — башлаган елларда “Күңелле кыңгырау” атна саен 13 минутлык булып чыкса, хәзер ул айга ике тапкыр һәм җидешәр минут. Яшәтәсе дә, яңартасы да килә тапшыруыбызны! Шуңа да без Татарстанга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Проект язып, Мәдәният министрлыгы грантына ия булдык. Хәзер иҗат төркемебезнең үз төшерү техникасы булачак. Димәк, без тапшыруыбыз­да катнашырга теләгән малайлар-кызлар янына аларга уңай вакытта бара алачакбыз. “Күңелле кыңгырау”ның яңа чыгарылышларын көтегез! Бергә булыйк! Яңа ел белән!

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*