tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» һәм «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» проектларының нәтиҗәләре
«ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» һәм «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» проектларының нәтиҗәләре

«ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» һәм «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» проектларының нәтиҗәләре

Бөтен Россиядән җыелган татар яшьләре 9-15 декабрь көннәрендә шәхси брендын, лидер сыйфатларын һәм үз блогларын камилләштерү юнәлешендә эшләде!

Татар яшьләре өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдырыр өчен «Идел» яшьләр үзәге  «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» һәм «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе» оештырды.

Лидерлар мәктәбенә Россиянең 13 төбәгеннән (Әстерхан өлкәсе, Иваново өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Мордовия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Пермь крае, Сарытау өлкәсе, Самара өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Төмән өлкәсе, Омск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Удмуртия республикасы) татар яшьләре җыелды.

Блогерлар мәктәбе катнашучылары җырчы һәм блогер Лилия Хайруллина, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, танылган блогерлар Ринат Галиәхмәтов, Илназ Габидуллин һ.б. шәхесләр белән очраштылар.

Лидер нинди булырга тиеш? Шәхси бренд белән эш иткәндә нәрсәгә нигезләнергә кирәк? Социаль челтәрләрдә эшне ничек алып барырга? Мәктәпләрдә әлеге һәм башка темалар каралды.

Министерство по делам молодежи Республики Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*